Сандецкий утарында В. Надишана һәм аның иптәшләре (Nadishana & Co) этник медитация һәм «эчке фольклор» музыкасы уйный

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
21 августта Татарстан Республикасы  ДССМ паркында «Сандецкий утарында Jazz» фестивале кысаларында В. Надишана һәм аның иптәшләре (Nadishana & Co) этник медитация һәм  «эчке фольклор» музыкасы уйный. Владисвар Надишана Себердә туган, хәзер Германиядә яши. Ул төрле этник музыка кораллары белән көтелмәгән ачышлар ясарга ярата, яңа уен кораллары файдалана. Үзе дә көйләр иҗат итә.

 Казанда ул Мәскәү музыкантлары Геннадий Лаврентьев (скрипка, гитара, табла) һәм Антон Давидянц (бас-гитара) белән чыгыш ясый.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International