Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында чыгыш ясый

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бүген оркестр Мәскәүгә китте.

Иртәгә ул Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының зур концертында чыгыш ясый. Иртә белән оркестрның җитәкчесе һәм дирижеры Фоат Мансуровка һәйкәл ачуда катнашачак. Мансуров республика оркестрына 25 ел җитәкчелек итте.

23 августта ТР ДСО Зөлфия Рәүпованың «Ак Бүре» операсын концерт рәвешендә  башкарачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International