Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы күргәзмә оештырды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

21 августта «Хатын-кызлар хәрәкәте һәм хәзерге дөнья» I халыкара конгрессы кысаларында  Казан халык сәнгать һөнәрчелеге  техникумы күргәзмә оештырды.

Анда милли зәркәнчелек алымнары белән  җитештерелгән бизәнү әйберләре, чигүле түбәтәйләр һәм калфаклар, милли киемнәр һәм югары сәнгати дәрәҗәдә башкарылган  башка шундый һөнәрчелек эшләнмәләре куелган иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International