Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Оренбургка китә

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Быелдан башлап Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады. Июнь аенда кариевлылар Казанның “Патриот” үзәгеннән Татарстанның хәрби хезмәткә китәсе солдатларын П.Коэльоның “Алхимик” спектакле белән озатты. Язгы чакырылышта наркотикларсыз тормышны пропагандалап, солдатларны рухи яктан нык булырга, туган якларына сау-сәламәт әйләнеп кайтырга чакырган әлеге спектакльне Арча, Питрәч, Әлмәт егетләре караган иде.

Театрның хәрби комиссариатлар белән дуслык җепләре көннән-көн ныгый гына. Кариевлылар  сентябрьнең 6 сыннан 13нә кадәр Оренбург өлкәсе Тоцкий хәрби гарнизонына Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектакле белән ерак юлга җыена.

Бер уңайдан Кариев театры артистлары Оренбург өлкәсе авылларында да тирән мәгънәгә ия әлеге спектакль белән чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International