Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Кичә Мәскәүдә Татарстан Республикасы  Мәдәният  көннәре ачылды. 20 - 24 августта Мәскәү халкын  һәм башкала кунакларын  күп очрашулар, кичәләр көтә, аларда татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы белән танышырга мөмкин булачак.

Беренче очрашу Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узды. Биредә иҗат әһелләре катнашында кичә узды.

Чарада татар телендә Татарстан Республикасының Халык язучы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында «Туфан -  Туфан инде ул» дигән документаль фильм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International