Театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече, Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Усманова вафат

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының мәдәни җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. 16 августта  91нче яшендә театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече, Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре  Рауза Фатыйх кызы Усманова вафат булды.

Рауза Усманованың сәнгатькә хезмәт итүгә багышланган гомере яшьләр өчен үрнәк булып тора. Аның күпкырлы эшчәнлеге республика мәдәниятендә сизелерлек эз калдырды. Рауза ханым һәрчак хезмәттәшләре һәм укучыларының ихлас мәхәббәтен тоеп яшәде. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рауза Фатыйх кызының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Рауза Усманова турындагы якты хатирәләр йөрәкләребездә бик озак сакланачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International