Татарстан Республикасына эш сәфәренә ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова килде

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасына эш сәфәренә ЮНЕСКОның  генераль директоры Ирина Бокова килде.

 «Казан» халыкара аэропортында Ирина Бокованы Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин каршылады. Ул Казанга Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашу өчен килде.

Ирина Бокова Болгарга сәяхәт кылачак.

20 августта генераль директор ЮНЕСКО сертификатын тапшыру тантанасында катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International