16 августта Татарстан Республикасының Азнакай районы Мәндәй авылында күп функцияле үзәк ачылды. Мәдәният йорты һәм фельдшерлык-акушерлык пункты бер түбә астында эшләячәк. Бәйрәмгә авыл халкы, шулай ук кунаклар килгән иде. Алар бергәләп бина тирәсендә агач үсентеләре утыртты. Үзәкне ачу тантанасыннан соң Мәдәният сараенда зур концерт булды.
Азнакай районында соңгы вакытта ачылган социаль мәдәни объектларның өченчесе булган әлеге үзәк «Авыл клубы» республика программасы кысаларында төзелде. 2015 елда районда тагын бер күпфункцияле үзәк төзү планга кертелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте