X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кергән фильмнарны махсус аудиториягә күрсәтү дәвам итә.
20 августта «Мир» кинотеатрында төрек режиссеры Фәйсал Сойсалның «Юллар кисешкән урын» фильмы ММЧ вәкилләренә һәм мәдәният-сәнгать әһелләренә күрсәтеләчәк. Сеанс 17.00дә башлана, фильмнан соң фикер алышу булачак.
Ф.Сойсал әлеге фильмны 2013 елда төшергән, ул 8 халыкара фестивальдә катнашкан һәм берничә махсус бүләк алган («Иң яхшы сценарий өчен», «Иң яхшы актерга», режиссерлык эше өчен бүләкләр һәм төрек кино тәнкыйтьчеләре бүләге).
...Балачакта Бениамин һәм аның энесе Йосыф икесе дә Зөләйха дигән кызга гыйшык тоталар. Әмма уен вакытында кыз очраклы рәвештә вафат була. Бениамин үзен шуның өчен кичерә алмыйча интегә. Институт тәмамлап, туганнар каберләрендә җирләнгән корбаннарны идентефикацияләү өчен ул Босниягә бара. Биредәге гаять тирән кичерешләр аның балачактагы йөрәк яраларын тагын да көчәйтә...
Хөрмәтле журналистлар! Сезне сеанста көтәбез! Аккредитация: liana2508@inbox.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте