«Сатурн» лагерендә узган ял көннәрендә «Татарлар Бельгиядә» берлеге Татар мәдәнияте көне уздырды

2014 елның 18 августы, дүшәмбе
«Сатурн» лагерендә узган ял көннәрендә «Татарлар Бельгиядә» берлеге Татар мәдәнияте көне уздырды.

Программага нигез итеп өч тема Тукай иҗаты, милли бию һәм кулинария буенча осталык дәресләре алынган иде.

«Saturn» халыкара балаларга белем бирү һәм аларны савыктыру лагере Бельгиядә берничә ел эшли инде. Каникуллар вакытында төрле илләрдән килгән балаларга профессионал укытучылар төрле телләрне өйрәнү буенча дәресләр бирә. Биредә алар уеннар, башваткычлар, бәйгеләр аша төрле халыкларның мәдәнияте, тарихы белән танышалар.   

Twitter www.twitter.com/@Tatar_Belgium

Facebook www.facebook.com/TatarBelgium

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International