Һәвәскәрләр фестиваленә Россия, Франция, Украина, Казахстан, Израиль һ.б. шундый илләрдән кырыктан артык гарызнамә алынды.
Фестивальдә җиңүчегә дәүләт ярдәме белән үзенең беренче фильмын төшерү хокукы бирелә. Татарстан Республикасының кайбер министрлыкларыннан, спонсорлардан махсус бүләкләр билгеләнгән. Җиңүчеләр мөселман кинофестиваленең барлык чараларында катнаша һәм фильмнарын карый алачак.
http://vk.com/kazan.kinofest. 8(987)294-54-11dolgovadv@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте