«Әдәби ишегалды» проекты кысаларында Шигърият бәйрәме узды

2014 елның 15 августы, җомга

Казанның «Истанбул» скверында Шигърият бәйрәме узды.  Чарага килгән тамашачыларны Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары администрациясе башлыгы  Тимур Алибаев сәламләде.

Шигърият бәйрәменә иҗатчылар, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Әлбәттә шигырьләр һәм җырлар яңгырады, моң-көй агылды, күңелләргә нечкә хис, матур тәэсирләр тулды.

Бәйрәмдә әдәби бәйгеләр, китап һәм рәсем  күргәзмәләре, асфальттагы рәсем конкурслары, тәм-том сәүдәсе оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International