Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Европа Музейлар Академиясе (Нидерландия) рәисе Вильгельм ван дер Вейден белән очрашты

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
13 августта Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгында министр Айрат Сибагатуллин Европа Музейлар  Академиясе (Нидерландия)  рәисе Вильгельм ван дер Вейден белән очрашты.

Очрашу барышында республика музейлары белән хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.  

Вильгельм ван дер Вейден әфәнде  Татарстанга  ТЮРКСОЙның VI Болгар форумы кысаларында уздырылган   II Музей форумында катнашу өчен килде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International