Мәскәүнең Асадуллаевлар йортында “Туфан – Туфан инде ул” фильмы премьерасы узачак

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

20 августта 14.00дә Татарстан Республикасының  Мәдәният көннәре программасы Асадуллаевлар йортында  “Туфан - Туфан инде ул” фильмы премьерасы була.

Фильм Татарстан Республикасының иҗат  интеллигенциясе вәкилләре - Язучылар, композиторлар, кинематографлар берлекләре әгъзалары белән очрашудан соң күрсәтеләчәк.  

 «Туфан - Туфан инде ул» документаль фильмы «МОТОР» продюсерлык  үзәгендә төшерелгән,  режиссеры - Илдар Матуров, сценарий  авторы - Разил Вәлиев.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International