Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Россия Дәүләт үзәк хәзерге заман тарихы музеенда «Рухи мәдәният хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 11 августы, дүшәмбе
21 августта 12.00дә Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында Россия Дәүләт үзәк хәзерге заман тарихы музеенда  «Рухи мәдәният хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла.

 Сынлы сәнгать әсәрләре белән бергә биредә Татарстан халыкларының милли киемнәре, уен кораллары, сирәк китаплары һәм басма графика үрнәкләре куелачак.  

Сынлы сәнгать әсәрләре коллекциясендә  хәзерге заман рәссамнары  Ильяс Айдаров, Айдар Бәширов, Ринат Курамшин, Илдар Мостафин, Эдуард Шаһиев, Рөстәм Яушев эшләре тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы  Милли китапханәсе тупланмаларыннан

Әлеге экспозиция Татарстан Республикасы  Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге фондлары документлары, анда сакланучы уникаль кулъязма һәм басма китаплар нигезендә төзелгән.

«И мөкатдәс моңлы сазым…: Татарстан халыкларының музыка уен кораллары» күргәзмәсе

Татарстан Республикасы  Милли музее тупланмасыннан

Бу күргәзмә Татарстанда яшәүче төрле халыкларның милли уен кораллары белән таныштыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International