X Казан мөселман кинофестивале фильмнарын тамашачыларга күрсәтү өчен махсус сеанслар оештырыла. 13 августта «Мир» кинотеатрында хорват режиссеры Арсен Антон Остойичның «Хәлимә юлы» дип аталган фильмы була. 18.00дә башлана. Бу фильм чынлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. Анда Босниядә хәрби низаг тәмамланганнан соң Хәлимә исемле авыл хатынының сугышка киткән ирен һәм улын эзләве бәян ителә.
2013 елда бу фильм 14 халыкара кинофестивальдә төрле бүләкләр алды. Аккредитация: shigabetdinov.pr@gmail.com. Фильмнан соң фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте