Республика графика күргәзмәсе ел саен уздырыла һәм аның максаты – киң җәмәгатьчелекне узган елда иҗат ителгән графика әсәрләре белән таныштыру. Быел рәссамнар оригиналь рәсем техникасында – күмер, крандаш, каләм һәм пумала ярдәмендә тушь белән ясалган әсәрләрне, шулай ук басма графика әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Быелгы күргәзмәдә республиканың танылган графика осталары - Виктор Аршинов, Александр Иншаков, Михаил Кузнецов-Казанский, Вячеслав Выборнов катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте