X Казан халыкара мөселман кинофестивале Вера Глаголеваның «Ике ханым» дигән яңа премьерасы белән ачыла. Фильм Иван Тургеневның «Авылда бер ай» пьесасы буенча төшерелгән. 5 сентябрьдә ул тамашачыга беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Яңа фильмын актриса һәм режиссер Вера Глаголева Казанда үзе тәкъдим итәчәк, бу аның режиссер буларак башкарган бишенче эше.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте