Франциядәге милли мәдәниятләр фестивале Минзәлә көенә күмәк бию белән тәмамланды

2014 елның 8 августы, җомга

Татарстан Республикасы  Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Франциядә Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә чыгышы  коллективның гаять зур уңышы булды. 

Фестиваль диңгез буендагы Мартига шәһәрендә  22 - 28 июльдә узды. Бер атна буена ун илдән һөнәри нигездә эшчәнлек алып баручы фольклор коллективлары тамашачыларны үз  милли җыр-биюләре белән таныштырдылар, осталык дәресләре уздырдылар һәм уртак проектларда катнаштылар.  Татарстан артистлары шул дәрәҗәдә осталык белән чыгыш ясадылар ки, аларга хәтта фестивальне ябу кебек мәртәбәле эшне тапшырдылар.

Фестивальне ачканда татар артистлары  «Казан сөлгесе», ә япканда - «Гармун» композициясен башкардылар. Программаларның берсендә французлар татарча чәй эчүнең ләззәтен татыдылар. Икенче бер программа кысаларында ансамбль артистлары теләгән һәркемне татарча биергә өйрәтте.  Фестивальне ябу тантанасында ансамбль иң ахыргы булып чыгыш ясады. Шуннан соң фестивальдә барлык катнашучылар сәхнәгә чыгып Минзәлә көенә күмәк бию башкарды. Татар ансамбле фестивальдә алдынгылыкны бирмәде дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.  Мартига фестивалендә  Кытай, АКШ, Россия, Италия, Франциия Мексика, Кот-д'Ивуара, Гуам утраулары, Грузия  һәм Монголия кебек илләрдән фольклор коллективлары катнашты. Татарстан артистлары фестиваль кысаларында шәһәр картлар йортларының берсендә хәйрия концерты бирде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International