Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында «…с изюминкой» дигән фотокүргәзмә ачыла

2014 елның 8 августы, җомга
7 августта Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында «Республикабызны яратабыз һәм горурланабыз» социаль проектлар марафоны кысаларында «…с изюминкой» дигән фотокүргәзмә ачыла.

Аның авторы - күренекле фоторепортер Шамил Абдюшев. Экспозиция Татарстан Республикасына багышлана. Тамашачыларга  республика тормышындагы күренекле вакыйгалардан төрле сюжетлы, шулай ук  көндәлек яшәеш чагылыш тапкан фотосурәтләр, мәшһүр кешеләр портретлары тәкъдим ителә.

Шамил Абдюшев - профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы,   үз эшенең чын остасы. Ул Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни  тормышы үзәгендә кайный, шуңа да фотосурәтләре дә гаять  кызыклы, үзенчәлекле, тамашачылар игътибарын җәлеп итәрдәй җанлы килеп чыга. 

Күргәзмә бер ай эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International