X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурстан тыш аерым программасында Көнчыгыш һәм Көньяк Азия кинематографы фильмнары тәкъдим ителәчәк. Юбилей фестиваленә 56 илдән 500дән артык заявка килде (шуларның 50дән артыграгы Азия илләреннән). Бу исә фестиваль кысаларын киңәйтергә һәм конкрет географик регионнарга багышланган конкурстан тыш программалар булдырырга мөмкинлек бирде. Шуларның тәүгесе - «Азия кинофокусы»на Һиндстан, Япония һәм Көньяк Корея фильмнары кертелде.
Казан кинофестивалендә Азия регионы фильмнары моңа кадәр дә катнашты – Кытай һәм Һиндстан киносы узган еллар фестивальләренең конкурс программасына кертелү белән генә чикләнмичә, җиңүләр дә яуладылар. Шулай да аерым программа беренче тапкыр төзелде.
«Азия кинофокусы» конкурстан тыш программасына «Fandry» (Һиндстан), «Ватан» (Япония) тулы метражлы фильмнары, Көньяк Кореядән — «Аҗдаһа кайтавазы» нәфис фильмы һәм берничә кыска метражлы новелла кертелде.