Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурсы йомгаклары мәгълүм

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы  авылларындагы иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга уздырылган Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы конкурсы йомгаклары мәгълүм булды.

Бу конкурс икенче тапкыр уздырыла. Быел анда катнашырга 172 муниципаль мәдәният учреждениесе һәм 107 хезмәткәр теләк белдерде.

Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы рәсми сайтының  «Грантлар, премияләр» бүлегендә урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International