Кариев театры артистлары татар теле hәм әдәбияте укытучылары съезд делегатларын сәламли

2014 елның 5 августы, сишәмбе

10 августта “Әкият” балалар үзәгендә Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә.

Үсеп килүче яшь буынга әти-әни, туган нигез кадерен кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Гаиләдә салынган тәрбия орлыкларын мәктәпкә киткәч,  балаларыбызга мөгаллимнәр җиткерә. Милли мәдәни мирасны пропагандалауда театрларның да роле бик үтемле. Шушы максатны тормышка ашыру уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры VI Бөтенроссия  татар теле hәм әдәбияте укытучылары форумында катнаша. Әлеге съездга  Россиянең төрле төбәкләреннән 300 делегат җыела. Съезд барышында ана телебезне укытудагы проблемалар күтәрелә.

Театрның матбугат хезмәте хәбәре буенча, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгынң матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International