ТАССРның Халык артисты Мифтахов Ринат Низам улы вафат булды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе

4 августта ТАССРның Халык  артисты Мифтахов Ринат Низам улы вафат булды.

Мифтахов Ринат Низам улы – 1937 елның  5 гыйнварында ТАССРның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган.  

1957 елдан 1991 елга кадәр ул Республика күчмә театрында (хәзерге К.Тинчурин театры) эшли.  

1999-2002 елларда Татар яшь тамашачылар театры артисты.  

Күпкырлы талантлы актер буларак, Р.Мифтахов төрле пландагы, төрле характердагы рольләр башкара. Ш.Мәҗитнең  «Резидәкәй» спектаклендә - Зөфәр, Р.Ишморатның  “Үлмәс бер җыр”ында - Батыршин, М.Гафуриның “Кара йөзләре”ндә  -  бай, Т.Закировның  “Урман егете”ндә - Салих, Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”ында  - Туктаров , Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында  - Касыймхан, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”сендә - Хаҗи,  К.Гольдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесе”ндә -  Сильвио, У.Гаджибековның  “Аршин мал алан”ында – Солтанбәк,  А.Бәдыйговның “Караком фаҗигасе”ндә - Дәүләтбай, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васил – болар Р. Мифтаховның тамашачы күңелендә җуелмас эз калдырган бик күп рольләренең кайберләре генә.

Актер һәр роленең төп хисси асылын тотып ала, персонаж характерының бөтен тирәнлеген ача, аны ышандырырлык, үзенчәлекле һәм тамашачылар йөрәгенә юл табарлык итеп башкара белә иде. 

ТАССРның Атказанган артисты (1982)

ТАССРның Халык артисты (1988)

Мифтахов Р.Н. белән хушлашу  5 августта 8-00дә Чуйков урамы, 85 йорт, 85  фатирда була.

Артистны туган төбәге -  Кама Тамагы районында җирләячәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International