10 августта 11.00дән 15.00гә кадәр Свияжскида бишенче тапкыр җәядән ату буенча ел саен уздырыла торган «Свияжск кубогы» дигән бәйге узачак.
Бәйге ике этапта узачак: беренчесе - спорт ярышларындагыча 12 метрдан мишеньга, икенчесе – традицион тарихи мишеньнарга (алма, балдак һ.б.) ату. Шушыннан соң иң көчле өч укчы җиңүче дип билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте