«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр телевизион эстрада фестивале лауреатлары һәм дипломантларының Кырымдагы җәйге сменасы тәмамланды. Бакчасарйда 15 көнлек ял вакытында яшьләр унлап осталык дәресендә катнашты, ярымутрауның легендар тарихи объектларында булды, шулай ук Севастопольдә, Бакчасарайда һәм «Артек» халыкара балалар үзәгендә 5 гала-концерт бирде. Сменада Татарстанның 22 районыннан 170 бала һәм яшүсмер - фестивальнең «вокал», «конферанс» һәм «хореография» номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.
Җәйге смена фестиваль концепциясенең бер өлеше булып тора. Бер яктан карасаң, сменада катнашу юлламасы - җиңүчеләргә үзенчәлекле бүләк ул. Икенче яктан, моны тулы мәгънәсендә ял гына дип тә атап булмый. Чөнки балалар биредә бик тырышып эшләделәр: осталыкларын арттырдылар, өйрәнделәр, тәҗрибә алмаштылар, концертларда катнаштылар.
Концертларның берсе “Мәскәү” ракета крейсерында – Россиянең Кара диңгез флоты флагманында күрсәтелде.
“Артек”тагы концертларның берсен дөньяның төрле илләреннән килгән халыкара җәйге сменада катнашучылар карады. Бакчасарайдагы гала-концерт open-air форматында шәһәрнең үзәгендәге Ленин мәйданында узды, анда 7 меңнән артык кеше җыелган иде. Татарстанның бәләкәй “йолдызлары”ның һәр чыгышын тамашачылар алкышларга күмде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте