«Татнефть» Татарстан Республикасының профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә

2014 елның 2 августы, шимбә
«Татнефть» Татарстан Республикасының профессиональ рәссамнары арасында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә.

Конкурска эшләр дүрт номинациядә кабул ителә: "Буяу белән ясалган картиналар" (Татарстан Республикасында нефть сәнәгате барлыкка килүе, Бөек Ватан сугышы елларында аның үсеше турындагы сюжетлы-тематик картиналар); "Графика" (жанрлы, портрет); "Декоратив-гамәли сәнгать", "Скульптура".

Тулырак мәгълүмат: www.70letpobeda.tatneft.ru.  8 (8553) 373-209, 373-788. Заявкалар һәм эскизларның   электрон төрен alparova@tatneft.ru адресына юлларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International