ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә минитрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә театраль-тамаша чараларына электрон билет сату системасын тормышка ашыралар
2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә минитрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектәтеатраль-тамаша чараларына электрон билет сату системасын тормышка ашыралар. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлүчеләр театрларга һәм музейларга электрон билет сатып ала алалар. Моңарчы пилот вариантында җиде мәдәинят учреждение чараларына электрон билет сатып алып була иде. Тиздән, система сафка бастырылгач, 15 мәдәният учреждениесе үткәргән чараларга 100 процент билетларны электрон система аша алып булачак.
Россиядә ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары» XII Бөтенроссия әдәби конкурсы старт алды. Оештыручылар булып Россия Язучылар берлеге, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе һәм «Яшерен түгел» нәшрият йорты тора. Чара РФ Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.