Х Халыкара мөселман кинофестивалефильмнарын журналистларга, блогерларга һәм Татарстанның мәдәни берлекләре вәкилләренә күрсәтә башладылар

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

Казандагы халыкара мөселман кинофестивале ачылырга 37 көн калды. Бүген «Мир» кинотеатрында журналистлар, блогерлар һәм Татарстанның мәдәни берлеге вәкилләре өчен фестивальдә катнашачак фильмнар күрсәтелә башлады.

Проект  унынчы юбилейфестивале алдыннан башлана, һәм ул «профессиональ тамашачыларның» фикерен халыкка җиткерү, аеруча кызыклы картиналарга игътибар туплау максатларында оештырыла.

Фестиваль программасы ахыргача 1 августта гына әзер булганга, бүген 2013 ел фестивалендә җиңү яулаган «Круги» (Сербия режиссеры Срджан Голубович) фильмы күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International