Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Кырым – минем йөрәгемдә» дип аталган проектны дәвам итә.
Проект берничә этапта уздырыла. Беренче этап уңышлы гамәлгә ашырылды инде. Экспозиция өчен Татарстан рәссамнарының төрле елларда Кырым турында язган картиналары сайлап алынды.
Икенче этапта күргәзмә, Волгоград һәм Ростов на Дону шәһәрләрендә тукталыш ясап, Казаннан Бакчасарайга рәссамнардан төркем белән бергә автобуста «сәяхәт итәчәк».
89510626217
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте