Татарстан Республикасы ДССМның Хәзерге заман сәнгате галереясе һәм Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге Вячеслав Карповның уникаль фотосурәтләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим итә. Ул быелның 1 августында ачылачак. Әлеге фотокүргәзмәдә – тормыш, аның төрлечә чагылышы. Останың эшләре – балет,башка сәнгать төрләре, спорттагы үзенчәлекле мизгелләр «тотып алынган» документаль кадрлар – берәүне дә битараф калдырмас кебек.
Күргәзмәгә керү бушлай. Ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
8(843)236-69-31
E-mail:kazfineartmus@mail.ru, galereyaizo@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте