31 июльдә Татарстан Республикасы ДССМ паркында «Сандецкий утарында Jazz»фестиваленең дүртенче концерты узачак. Бу кичтә тамашачылар «Stepanov Band»(Мәскәү) һәм«Young Ladies in Funk» (Казан) коллективлары чыгышын тыңлап хозурланачак.
Концерт 19.00 дә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте