Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Русча сөйләп дөньяга Дагыстанны танытабыз» дигән халыкара уку программасына кушылды.
Программа Рәсүл Гамзатов исемендәге Хасавйорт үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан оештырылган. Проект Россия һәм башка илләр яшьләрен А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.А.Бестужев-Марлинский, Л.Н.Толстойның гомумән Кавказ һәм аерым алганда Дагыстан турындагы әсәрләре белән таныштыруны күздә тота.
Проект шартлары буенча һәр катнашучы аның максатларына һәм бурычларына туры килә торган үз программасын әзерләргә һәм ким дигәндә өч чара уздырырга тиеш. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе «Идел белән таулар арасы» дигән бай уку программасы әзерләде. Аңа Кавказга, Дагыстанга, Рәсүл Гамзатов иҗатына багышланган кызыклы чаралар керә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте