Кариев театры артистлары «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясендә катнашалар

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Рамазан аеның соңгы көннәрендә Кариев театры артистлары Саба районының Яулаштау  авылында беренче сыйныфка баручы балаларга бәйрәм оештырды. Балаларга бүләккә уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар, ә балалар бакчасына йөрүче сабыйларга велосипедлар тапшырылды.

Бәйрәмне тәмамлап, артистлар Хәбир Ибраһимның “Ак Барс маҗаралары” спектаклен күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International