«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Таныш һәм таныш булмаган Чыңгыз Әхмәров» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Мәдәният елы кысаларында Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее Казан халкына һәм аның кунакларына XX гасырның мәшһүр рәссамы Чыңгыз Әхмәров (1912-1995) әсәрләреннән төзелгән күргәзмә тәкъдим итә. 

Әхмәров Татарстаннан читтә – Җаек шәһәрендә туып үскән мәшһүр рәссам.

1954-55 елларда рәссамны Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры проектының авторы – архитектор И.Г.Гайнетдинов театрның холлын бизәү өчен Казанга чакыра. Чыңгыз Әхмәров театр өчен ике тематик панно әзерли. 1960 елда рәссам Казанның Елга портында урнаштыру өчен керамик панно ясый. 1990 елда Казанда Чыңгыз Әхмәровның беренче күргәзмәсе уздырыла. 24 елдан соң Казан тамашачысы яңадан бөек останың үлемсез әсәрләрен күрү бәхетенә ирешәчәк. 

5678-043; факс: 5678-058; моб.: 8 965 597 70 21, e-mail: galereya.hazine@mail.ru, сайт: www.izo-museum.ru 567-80-43, 236-69-31.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International