Кариев театры Теләчедә «Супер-светофор» спектаклен күрсәтте

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Кариев исемендәге театр Теләчедә балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыручы  «Супер-светофор» спектаклен күрсәтте.

Спектакльнең баш герое Светофор улы  Светофор тылсымлы таяк ярдәмендә укучылар Айдар белән Аленаны юл йөрү кагыйдәләрен бик санламаган вакытларына – балачакларына кайтара. Тамашачылар юл йөрүчеләрнең үз-үзләрен дөрес тотмаулары, саксызлыклары нәтиҗәсендә бәла-казалар килеп чыгуы мөмкин икәнен ачык төшенделәр.

Теләчедә бу спектакльне 250 бала карады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International