Керәшеннәрнең «Бермәнчек» фольклор ансамбле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан иҗат берлекләре һәм мәдәният учреждениеләре белән бергәләп уздырылган өмәдә актив катнашты. Артистлар 2013 елда бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләре – талантлы биюче, балетмейстер Камил Байбәковның каберендә булдылар.
Өмәдә күпләр катнашты, Иске татар зиратындагы күп кенә мәшһүр әдәбият-сәнгать, мәдәният әһелләренең каберләре төзекләндерелде, чистартылды.
Иске татар зираты 250 ел элек барлыкка килгән. Анда татар халкының мәшһүр әдәбият һәм сәнгать әһелләре: Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров, Габдрахман Әбсәләмов, Шәүкәт Биктимеров, Гөлсем Болгарская, Равил Бохараев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. җирләнгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте