26 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың иҗат берлекләре һәм мәдәният учреждениеләре белән Иске татар зиратында мәдәният һәм сәнгать әһелләре каберләрен чистарту һәм төзекләндерү өмәсе уздыра

2014 елның 25 июле, җомга

26 июльдә 10.00 дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы республиканың иҗат берлекләре һәм мәдәният учреждениеләре белән Иске татар зиратында мәдәният һәм сәнгать әһелләре каберләрен чистарту һәм төзекләндерү өмәсе уздыра.

Иске татар зираты 250 ел элек барлыкка килгән. Анда татар халкының мәшһүр әдәбият һәм сәнгать әһелләре: Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Әмирхан, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров, Габдрахман Әбсәләмов, Шәүкәт Биктимеров, Гөлсем Болгарская, Равил Бохараев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. җирләнгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International