25 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Казан шәһәренең Бишбалта бистәсе территориясен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үткәрде.
Киңәшмәдә Казан шәһәренең Бишбалта бистәсен торгызу проектын структуралаштыру, аны гамәлгә ашыру этаплары турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте