Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгында "Түгәрәк уен" фестивале буенча матбугат конференциясе узды

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
27нче июльдән 30 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында VII бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтә. Программада - конкурслары, мастер-класслар, экскурсияләр. Фестивальдә Россиянең 17 төбәгеннән 550 кеше катнаша. Конкурс программасында сигез номинациядә көч сынашырга мөмкин. Форум 27 июльдә 19 сәгатьтә ачыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International