24 июльдә Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее паркында «Сандецкий утарында Jazz» VIII халыкара импровизация музыкасы фестиваленең өченче концерты була. Фестиваль кысаларында Казанда беренче тапкыр Швейцариядән «Authentic Light Orchestra» коллективы чыгыш ясаячак. Казан музыка сөючеләренә музыкантлар үзләренең этник-джаз программасын тәкъдим итәчәк. 19.00дә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте