24 июльдә 10.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклоры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Фестиваль 27 июльдән 30 июльгә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә оештырыла.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директор;
Габдрахманов Гали Әхәт улы – директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары;
Хәмидуллина Фәридә Насыйбулла кызы – төбәк һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре белән элемтәләр буенча баш белгеч.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация: prtatar@yandex.ru; 89179360584 (Юлия Мөхәммәтдинова).