Олег Лоевский җитәкчелегендәге «Свияжск АРТель» лабораториясендә 3 иҗат төркеме эшләячәк. Аларның һәрберсенә режиссер, драматург һәм актерлар керәчәк. Драматурглар проектта беренче тапкыр катнаша, алар бер атна эчендә Свияжск турындагы риваятьләр, әкиятләрне, башка чыганакларны файдаланып текст иҗат итәргә тиешләр.
«Свияжск АРТель»дә Россиянең мәшһүр драматурглары һәм режиссерлары катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте