21 июльдә «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды рәисе Тюлай ханым Дюран Чистай шәһәрендә һәм Г.Исхакыйның Яуширмә авылындагы тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексында булып китте.
Аның белән бергә мәртәбәле кунаклар, рәсми затлар да сәяхәткә чыккан иде. Тюлай ханым музейга Гаяз Исхакыйның шәхси көзгесен, уникаль фотосурәтләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте