Журналистлар һәм Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре «Безнең тарих» балалар тарих лагерендә булып кайтты

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

18 июльдә Журналистлар һәм Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре «Безнең тарих» балалар тарих лагерендә булып кайтты.

Кунаклар, әйтерсең, XVII гасырга барып чыкты. Аларны башта кырыс сугышчылардан торган сак отряды каршы алды, бөтен нечкәлекләренә кадәр сораштырып белешкәннән соң гына аларны шәһәр башлыгы А.В.Туркин (лагерь директоры) янына китерделәр. Антон Владимирович «ясалма» Лаеш шәһәре буйлап экскурсия уздырды, балалар чүлмәктер, сыбызгыдыр ише эшләнмәләр җитештерә, кургашыннан төймәләр һәм каеш каптырмалары коя, башлыклар һәм букчалар тегә, каешлар һәм бизәнү әйберләре үрә  торган һөнәрханәләрне күрсәтте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International