Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән А.С. Пушкин исемендәге Бакчасарай үзәк район китапханәсе арасында күзләре күрмәүчеләрнең мәгълүмат, белем алу һәм мәдәни хәзинәләрдән файдалану мөмкинлекләрен арттыру максатларында төбәкара мәдәни хезмәттәшлек дәвам итә.
Китапханәләр арасында Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының хезмәттәшлеге кысаларында быелның апрелендә китапханәара абонемент буенча китаплар алмашу турында шартнамә төзелгән иде. Бакчасарай үзәк район китапханәсенә почта аша төрле носительләрдә йөздән артык китап җибәрелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте