Татарстан башкаласына багышланган фотокүргәзмә 18 июльдә Төркиянең Ялова шәһәре Күргәзмә залында ачыла.
Узган айда күргәзмә Бурса шәһәре музеенда уздырылды, Казан һәм Татарстанның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән ун меңгә якын кеше танышты.
ТӨРЕКСОЙ оешмасы Ялова шәһәре мэриясе белән бергәләп оештырган күргәзмә шәһәрнең иң яхшы мәдәни үзәкләренең берсендә 23 июльдә ачыла. Монда шушы ук көннәрдә ел саен Ялова шәһәрендә уздырыла торган Төрки халыкларның 17 нче фольклор фестивале дә үтәчәк.
«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» күргәзмәсе 100 фотосурәттән тора. Татарстанның истәлекле, кызыксыну уята торган урыннары, анда яшәүче халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре ТӨРЕКСОЙ илләре фоторәссамнары тарафыннан төшерелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте