Кариев театры артистлары Зеленодол районының Нурлат авылы балалар йортында чыгыш ясады

2014 елның 18 июле, җомга

Кариев театры артистлары Зеленодол районының Нурлат авылы балалар йортында чыгыш ясады.

Учреждениедә хәзер балалар лагере ачылды. Артистлар балаларга Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган  «Супер-Светофор» спектаклен күрсәттеләр. Кариевлылар балаларга бүләк велосипед та алып килгән. Чара ахырында барлык балалар җимешләр һәм шоколад белән сыйланды.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International