Бүген күренекле шагыйрь Велимир Хлебниковка багышланган мәгълүмати-туристик стендны ачу тантанасы булачак

2014 елның 18 июле, җомга

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы чаралары кысаларында, рус авангард сәнгатенең күренекле вәкиле, футуризм агымына нигез салган шагыйрь  Велимир Хлебников (1885-1922) истәлеген мәңгеләштерү максатларында 18 июльдә 10.00дә Волков урамындагы 46 йортта рус шигърияте Көмеш чорының мәшһүр вәкиленә багышланган мәгълүмати-туристик стенд ачыла.   

Шагыйрь ун ел гомерен (1898–1908) Казанда уздыра. Биредә ул гимназия, Казан Император университетын тәмамлый. Икенче Тау урамында (хәзер Волков урамы, 46) Хлебниковлар гаиләсе 1906-1908 елларда яши.

18 июльдә Үзәк шәһәр китапханәсе  (Вишневский урамы,10) Велимир Хлебников көне уздыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International