Казанда Turkvision төрки телле башкаручыларның II халыкара телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү булды

2014 елның 18 июле, җомга

Башкалабызда  «Казан» милли мәдәни үзәгендә Turkvision төрки телле башкаручыларның II халыкара  телевизион җыр конкурсын тәкъдим итү булды.  

Тантаналы чараны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачты. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның конкурста катнашучыларга  тәбрикләү сүзләрен укып китте.

Соңрак сүз шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевка бирелде. УЛ Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән килгән кунакларны әлеге күренекле мәдәни вакыйга белән тәбрикләде, Казанда  Turkvision фестивален уздыру турындагы идеяне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының үзе җитәкләгән мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзаларының ничек шатланып кабул итүе турында сөйләде.

Кунаклар алдында шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, «TMB TV» телеканалының баш башкарма директоры Самир Корбанов чыгыш ясады. Соңрак төп оештыручы   – «TMB TV» телеканалы һәм  урыннарда сайлап алу турларын уздырачак һәм туры эфирда конкурсны күрсәтәчәк халыкара телеканаллар арасында килешүләр төзелде.

Татарстаннан килешүгә «Мәйдан»  музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин кул куйды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International